Илнең иң яхшы 300дән артык укучысы Татарстанга килде

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрьдә Казан вокзалына «Хыял сәяхәте» поезды килде.

“Зур үзгәреш” бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең тантаналы очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Зиновьев Алексей, ТР “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлеге рәисе урынбасары Засыпкина Ләйсән, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик озата бару һәм профилактик эш бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Логинова Ольга катнашты.

Казанда сәяхәт кысаларында илнең иң яхшы мәктәп укучылары Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк буенча экскурсиядә, мастер-классларда булдылар һәм Татарстанда актив үсә торган заманча технологияләрне белделәр. Аннары катнашучылар Казан Кремле, «Әкият» курчак театры, Игенчеләр сарае һәм башка әһәмиятле урыннар буенча экскурсияләрдә булдылар. Панель дискуссиясендә төрле темалар буенча фикер алышу булды.

2024 елның 27 августында, "Мәскәү - Владивосток" маршруты буенча барган "Хыял сәяхәте" поезды Казанда тукталган иде инде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International