23-29 сентябрьдә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Классная тема» проектының рәсми бергәлегендә халык тавыш бирү узачак. Аның максаты - "Классная тема" гранд-шоуында дәресләр тәкъдим итәчәк җиде финалистны билгеләү. Тавыш бирүне Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Россия" телеканалы VK мәгълүмати ярдәме белән үткәрә.
Укытучы өчен үз тавышыңны мәктәп предметларына туры килә торган җиде номинациядә бирергә мөмкин: «Рус теле һәм әдәбияты», «Математика», «Физика», «Химия», «География», «Биология», «История». Һәр номинациядә биш дәгъвачы тәкъдим ителгән. Тавышны бары тик һәр предмет буенча бер педагог өчен генә бирергә мөмкин. Финалга чыгучылар арасында Алабуганың математика укытучысы Альбина Мәрдәншина. Безнең педагогны хупларга һәм аның өчен тавыш бирергә мөмкин.
Төп приз - федераль каналда авторлык белем бирү тамашасы.
Проектта катнашу өчен барлыгы 6500 гариза кергән. Иң яшь катнашучыга - 21 яшь, ә иң өлкәненә - 77 яшь.
Сентябрьдә 35 ярымфиналист "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Классная тема" проектының рәсми бергәлегендә үз видеодәресләрен тәкъдим итте. Видеороликларда педагоглар үзләренең авторлык методикаларын һәм укытуга креатив якын килүне күрсәттеләр.