23 сентябрьдә, Калугада «Россия ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы башланды. Илнең барлык почмакларыннан иң яхшы мәктәп директорлары җиңүче исеме өчен көрәшәчәк. Алар арасында - Татарстаннан ике гомуми белем бирү учреждениесе директоры бар . Бу Казан 179 нчы гимназия директоры Эльвира Наумова һәм Мамадышның академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче мәгариф үзәге директоры Салават Гыймранов.
Йомгаклау этабы ике турдан тора, һәм икесе дә көндезге форматта узачак. Чаралар конкурс сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә трансляцияләнәчәк.
Җиңүчеләр һәм призерлар 5 октябрьдә Кремльдә, Халыкара укытучылар көнендә тантаналы чарада билгеле булачак.