Мәһдиев Чаллының иң яхшы укытучыларына 1 млн сумлык грантлар тапшырды

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

5 октябрьдә билгеләп үтелә торган укытучылар көне алдыннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов Чаллы педагогларының казанышлары турында сөйләде.

Быел югары эш нәтиҗәләре өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан 1 млн сумлык грант белән 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальников, 56 нчы мәктәп җитәкчесе Рәмзия Зәйнуллина бүләкләнде. 500 мең сум грантны “Шатлык” 1нче балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова һәм 15 нче балалар иҗат йорты директоры Светлана Грачева алдылар.

Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 200 мең сум күләмендә премияләр белән 76 нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков һәм 78 нче лицейның биология укытучысы Гөлзирә Сальникова бүләкләнде.

"Татарстан Республикасы ел укытучысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабы финалында 26 нчы гимназиянең физкультура укытучысы Станислав Казанкин, 79 нчы лицей-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илнар Нәбиуллин, 19 нчы мәктәпнең математика укытучысы Алсу Гарипова катнашты.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International