Татарстан укучыларын «Тарифы глазами детей» конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

1 ноябрьгә кадәр мәктәп яшендәге балалар арасында «Тарифы глазами детей» балалар иҗаты конкурсына гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының матбугат хезмәте.

Конкурс укучыларны дәүләт тарифларын җайга салу өлкәсендә Дәүләт комитеты эшчәнлеге белән таныштыруга, балаларның дөньяга карашын киңәйтүгә һәм яңасын танып белергә этәрүгә юнәлтелгән.

Җиңүче “ТарифыТатарстана” Дәүләт комитетының телеграм-каналында тавыш бирү юлы белән 2024 елның 1 декабренә кадәр билгеләнәчәк. Конкурс материалларын Дәүләт комитетына: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 66 нчы йорт адресы буенча юлларга мөмкин. Яки Diana.Gaynatulina@tatar.ru электрон почтасына.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International