19-20 сентябрьдә Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан Республикасы делегациясе катнашында татар мәгърифәте көннәре узды. Аның составында төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, КФУ филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Габдулла Тукай исемендәге Югары тел белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева, Яшел Үзән районының Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнур Зыятдинова, Яшел Үзән районының “Чишмә” 31 нче балалар бакчасы мөдире Эльвира Низамова, Яшел Үзән районы Әйшә урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Бачкова бар иде.