Укытучылар көне алдыннан шәһәр билбордларында педагогларның фотосурәтләре барлыкка киләчәк

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

27 сентябрьдә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан шәһәрнең зур урамнарында һәм магистральләрдә Казанның балалар бакчаларында эшләүче иң яхшы тәрбиячеләр һәм хезмәткәрләрнең фотосурәтләре белән билбордлар барлыкка киләчәк. Мондый акция гадәттәгечә Укытучы көне уңаеннан да узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Педагогларны шәһәр халкы һәм кунаклары Бауман урамында открыткалар җибәреп тә котлый ала. Узган ел акция беренче тапкыр мэрия һәм "Россия почтасы" ярдәме белән узды. Теләгән кешеләр открыткаларда җылы сүзләр язып аларны укытучыларга җибәрделәр.

Укытучыларга тагын бер рәхмәт әйтү мөмкинлеге #спасибоучитель акциясендә катнашу. Моның өчен социаль челтәрләрдә укытучылар белән төшкән фотосурәт һәм котлау урнаштырырга,постны #спасибоучитель һәм #Казанскеобразование хештегы белән билгеләргә кирәк.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International