Казанның 108 нче мәктәбендә физика укытучы Радик Хәбиров 23 сентябрьдә Саратовта старт алган «Россия ел укытучысы - 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнаша. Конкурс сынаулары бөтен Россиядән иң яхшы 90 укытучы узачак.
Беренче йомгаклау туры конкурс сынаулары «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» - жюри әгъзалары белән әңгәмәне үз эченә ала.Сынау нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк, алар икенче турда катнашачак.
Йомгаклау этабының икенче туры Мәскәү өлкәсенең "Взлет" белем бирү үзәгендә узачак. Ул «Россиянең ел укытучысы», «Беренче укытучы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел директоры» бөтенроссия конкурслары лауреатларын берләштерәчәк. Алар «Мастер-класс», «Брифинг», «Блицтурнир» дигән йомгаклау этабының икенче туры сынауларында катнашачаклар.
Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 октябрьдә, Халыкара укытучылар көнендә узачак.