Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен «Киномәгариф» проекты старт алды. Алар әлеге кинопроцесста катнаша һәм туган як герое турында үз авторлык фильмын төшерә алачак. Аларны офлайн һәм онлайн форматларда укулар, кино төшерү буенча практик дәресләр, кинематографистлардан кире элемтә һәм “Ачыклык” кинофестивалендә катнашу көтә, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га “Беренчеләр хәрәкәте” Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәтендә.
Республиканың барлык районнарыннан да 10-18 яшьлек катнашырга теләүчеләр, сылтама буенча гариза биреп катнаша ала.