2024 елгы бердәм дәүләт имтиханының өстәмә чоры тәмамланды. Рус теле һәм база математикасы буенча имтиханнарны 11 нче сыйныф укучылары тапшырды, алар бу фәннәр буенча төп чорда минималь бусаганы уза алмаучылар һәм урта гомуми белем турында аттестат алмаучылар.
4 сентябрьдә рус теленнән 8 кеше БДИ тапшырган, уртача балл 28,5, бусаганы 5 кеше (62,5%) үтә алмаган.
9 сентябрьдә 23 кеше математикадан БДИ тапшырган, уртача балл 2,87, бусаганы 8 кеше узмаган (34,78%).
23 сентябрьдә мәҗбүри фәннәр буенча БДИга 9 кеше килгән: рус теле буенча 4 , төп дәрәҗәдәге математика буенча 5 кеше. Нәтиҗәләр 2024 елның 8 октябренә кадәр билгеле булачак.