23 сентябрьдә "БумБатл" акциясенең юбилей сезоны старт алды. Быел масштаблы экология проекты «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасы астында уза. Акциянең төп максаты - кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру.
Макулатура җыю акциясендә илнең һәр кешесе катнаша ала. Гаилә белән катнашырга мөмкин , Гаилә елында моның өчен аерым номинация барлыкка килде. Традиция буенча, күмәк зачетны балалар бакчалары, мәктәпләр, көллиятләр, югары уку йортлары арасында үткәрәчәкләр. Шулай ук кәгазьне эре җитештерү предприятиеләре, бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тапшырачак.
"БумБатл" акциясендә катнашу өчен, бумбатл.рф проекты сайтында теркәлергә кирәк. Коллектив гаризалар 23 сентябрьдән 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
"Югары уку йортлары" һәм "көллиятләр" категорияләрендә җиңүчеләр Мәскәүдә проект партнерының "яшел офисына" экскурсиягә киләчәк, "мәктәп" зачеты лидерлары блогер белән очрашачак, ә иң яшь экологлар өчен балалар бакчасында "кәгазь бәйрәме" үткәрәчәкләр. Гаилә номинациясендә җиңүчеләр башкалага сәфәр, мәдәни чарага билетлар һәм фотосессиягә сертификат алачак.