«Фәнгә тугрылык өчен» X Бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Премия фәнни коммуникация өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Быел бүләккә беренче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр арасында фәнне популярлаштыручы проектлар авторлары билгеләп үтеләчәк. Премияне алуга Россия фәне темасын яктыртучы журналистлар, фән популярлаштыручылар, галимнәр һәм бизнес вәкилләре дәгъва итә ала. 2024 елда премия тугыз номинацияне үз эченә ала, алар өч блокка бүленгән: «Фәнне популярлаштыручылар», «Җәмгыятьтә фән өстенлеге», «Бөтен гаилә өчен фән». Быел беренче тапкыр "Фән - балаларга" номинациясендә балалар һәм яшүсмерләр арасында фән һәм техниканы популярлаштыручы проект өчен бүләк биреләчәк.
"Фәнгә тугрылык өчен" премиясен алуга гаризаны 25 сентябрьгә кадәр аның рәсми сайтында бирергә мөмкин. Бүләкләү тантанасы 28 октябрьдә "Зарядье" Мәскәү концертлар залында узачак.