Казанда урта һөнәри белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрьдә Казан педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, министр урынбасары , мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнашты. Көн тәртибендә урта һөнәри белем бирү системасының актуаль мәсьәләләре һәм 2023 елгы урта һөнәри белем бирү бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруны анализлау каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International