Авыл мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге педагогларының нәтиҗәле тәҗрибәләре очу аппаратлары эшен күрсәтү белән тәмамланды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елдан «Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан мәктәпләрдә, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзү буенча чаралар комплексы уздырыла. 24 сентябрьдә Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицей укытучылары, яңартылган җиһазлар кулланып, укучылар тарафыннан табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле программаларны нәтиҗәле үзләштерүгә юнәлдерелгән үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Лицейда төзелгән заманча белем бирү пространствосы укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеге, дәрестән тыш чаралар, ата-аналар белән мәгълүмати эш кысаларында уңышлы файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International