Татарстанда 23 мең укучы «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашты

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты буенча ике ел эчендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 23 мең укучы белем алды. Бу уку елында 11 меңнән артык укучы эшкуарлык күнекмәләре алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары, эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Программа финалында командалар бизнес-проектларны яклый торган мәктәп бизнес-компанияләре слеты уза. Җиңүчеләр Мәскәүгә төрле чараларга баралар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова проектны башлангыч һөнәри белем бирү, мәктәп баласына һөнәри белем бирү өчен «старт мәйданчыгы» дип атады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International