Наталья Гәрәева “Ел остасы” Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

28 сентябрьдә Төмәндә «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсының финал этабы башлана. Россия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан төбәк этабында җиңүчеләр белем бирүгә уникаль алымнарны һәм студентларны гамәли әзерләүнең алдынгы технологияләрен күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасын финал этабында Казан энергетика көллияте укытучысы Наталья Гәрәева тәкъдим итәчәк.

«Ел остасы» бөтенроссия конкурсының финал этабы өч конкурс сынавын үз эченә ала. Төмән шәһәренең иң яхшы көллиятләрендә узачак «Белем бирү кейслары конкурсында» һәм «Ачык дәрестә» конкурста катнашучылар инновацион педагогик практикаларга, һөнәри компетенцияләргә ия булуларын күрсәтәчәкләр һәм укучыларны практик яктан әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Әлеге ике сынау нәтиҗәләре буенча конкурсның ун призеры билгеле булачак.

1 октябрьдә «Влюбить в профессию» дигән йомгаклау конкурс чарасында иң яхшы ун катнашучы яшьләрне педагог һөнәрен сайлауга ничек мотивацияләү турында сөйләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче билгеләнәчәк.

Конкурсның финал этабы турында тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының рәсми ресурсларында, «Ел остасы» конкурсында һәм һөнәри белемне үстерү институты сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International