"Киләчәк лабораториясе" ярты миллион укучыга һөнәр сайларга ярдәм итте

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

«Киләчәккә билет» проекты кысаларында уза торган «Киләчәк лабораториясе» күргәзмә-практикумы үзенең дүртенче сезонын искиткеч нәтиҗәләр белән тәмамлый. Бу вакыт эчендә Россиянең 24 эре шәһәрендә 500 меңнән артык мәктәп укучысы үзләре өчен заманча һөнәрләр дөньясын ача һәм булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлау юлына баса алды, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.
Экспозицияләр һәм интерактив зоналар профориентация өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре ярдәме белән булдырылды. Алар мәктәп укучыларына үзләрен төрле тармакларда сынап карарга мөмкинлек бирә торган махсус кейслар эшләделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International