«Вкусняшки для Победы» хәрәкәте волонтерлары белән бергә Егоркинск мәктәбе активистлары МХО сугышчылары өчен коры аш әзерләгәннәр. Малайлар һәм кызлар инде өченче ел изге эшкә саллы өлеш кертәләр.
Алар махсус операция башыннан үз куллары белән 28 тоннадан артык ризык әзерләгәннәр. Мәктәпнең волонтерлык отрядына йөрүчеләр шәһәрнең бер күпкатлы йортына киләләр. Җитәкче сүзенә караганда, балаларны үгетләргә туры килмәгән, барысы да, дәресләргә, өй эшләренә һәм башка эшләре булуга карамастан, рәхәтләнеп килергә ризалашкан. Фатирда аларны хуҗабикә Елена каршы ала. Ул тагын бер тапкыр коры аш өчен кирәкле ингредиентларны искә төшерә һәм укучылар эшкә тотына. Һәркемнең үз эше. Елена Алексеева фатирында коры аш әзерләү буенча тулы бер цех, реторт-пакетларда икенче ашамлыклар. Башка активистлар алып килгән тартмаларда: печенье, сохари, прәннек, хуш исле чәй һ.б.