Казанның туклану департаменты мәктәпләр өчен ай саен 127 төрле меню эшли

2024 елның 27 сентябре, җомга

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты шәһәр һәм республика мәктәпләре өчен ай саен 127 төрле меню эшли. Белгечләр сезонны исәпкә алаып эш итәләр, баланың яшенә бәйле кирәкле күләмдә аксымнар, майлар, углеводларны исәплиләр. Хезмәткәрләр шулай ук ризыкларның массакүләм порцияләре, азык-төлек һәм энергетик кыйммәтләре, витаминнарга һәм микроэлементларга ихтыяҗлар буенча кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтәләр. Мәсәлән, тәүлеклек туклану рационында аксымнарның, майларның һәм углеводларның оптималь нисбәте 1:1:4 булырга тиеш.

Көн саен менюга ит, сөт, ак май, арыш һәм бодай ризыклары керә. Мәсәлән, иртәнге аш вакытында балаларга эчемлек, яшелчә яки җиләк-җимеш белән кайнар ризык тәкъдим итәләр. Төшке ашка мәктәп укучыларына яшелчә салаты , аш, һәм ит, балык яки кош ите әзерлиләр. Әгәр уку йортларында озайтылган көн булса, алар эчемлекләрне (сөт, кесәл, сок) күмәч яки кремсыз гына пешкән ризык белән бирәләр. Кичке ашка балалар яшелчәле яки эремчекле ашамлыклар, боткалар ашыйлар. Аннан соң икенче төп ризык (ит, балык яки кош ите ) бирелә. Эчемлекләр арасында чәй, сок яки кесәл булырга мөмкин. Ашау арасындагы вакыт дүрт сәгатьтән артмаска тиеш.

Департаментта билгеләп үтүләренчә, менюны Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенә экспертлар тикшерүенә җибәрәләр. 2024/2025 уку елында департамент кайнар туклану белән 178 мең укучыны тәэмин итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 9 меңгә күбрәк. Башлангыч мәктәп укучылары, урта һәм өлкән сыйныфларның ташламага ия укучылары бушлай ашый.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International