«Укытучысыз мәктәп – ул бина гына»: Миңнеханов укытучыларның абруен күтәрергә өндәде

2024 елның 27 сентябре, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында педагогик кадрлар әзерләүгә һәм укытучының абруен күтәрүгә аерым игътибар бирергә өндәде.

"Без аңлыйбыз, укытучысыз мәктәп - ул бина гына. Мәгариф һәм тәрбия процессында безнең педагогларга фундаменталь әһәмият бирелә. Көчле укытучы сыйфатлы белем бирә. Аларның хезмәт нәтиҗәсе безнең яшьләрнең уңышлары»,- диде җитәкче.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы залында бөтен республика горурлана торган мәктәп укучылары барлыгына аеруча игътибар бирергә чакырды. Рөстәм Миңнеханов аларны алкышлар астында тәкъдим итте. Бу Тимур Таҗиев һәм Михаил Краюшкин - Төркмәнстанда үткән халыкара математика олимпиадасының алтын медале ияләре, Гыймран Абдуллин - информатика буенча халыкара олимпиадалар җиңүчесе, ә Александра Ромашова Кытайда химия буенча халыкара олимпиадада җиңү яулады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International