Иннополис мәктәбеннән Лариса Катанаева "Беренче укытучы" Бөтенроссия конкурсы финалының иң яхшы унлыгы арасында

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Екатеринбургта «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының беренче турына нәтиҗәләр ясалды. Анда илнең 21 төбәгеннән 31 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

Икенче турда ун лауреат катнашты, алар арасында Татарстанныж Иннополис мщктщбеннщн башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Катанаева да бар. Бәйгенең икенче туры 30 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә узачак һәм 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ул "Төркемләп эшләү", "Брифинг" һәм "Блицтурнир" дигән өч конкурс сынавын үз эченә алачак. Лариса Яковлевнага уңышлар телибез! Без финалистканы котлыйбыз һәм аның өчен җанатуны дәвам итәбез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International