«Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының төбәк ярымфиналы башланды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

30 сентябрь - 1 октябрь көнне Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында дистанцион этапта иң күп балл җыйган 30 педагог һәм мәгариф өлкәсендә идарәче «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» һөнәри конкурсының төбәк ярымфиналында очрашачак.

Финалга һәр төбәктән өч җиңүче узачак. Конкурс сынаулары команда форматында да, индивидуаль форматта да үткәрелә. Финал чаралары программасында - дискуссия мәйданчыклары, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр, профессиональ һәм иҗади остаханәләр. «Мәгариф флагманнары» проекты мәгариф өлкәсендә, педагогларны һәм студентларны да кертеп, иң сәләтле һәм максатчан белгечләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Ул профессиональ һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International