Татарстан укытучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Калуга һәм Саратовта үтә торган Бөтенроссия һөнәри осталык конкурслары финалыннан бик яхшы хәбәрләр килде.

29 сентябрьдә «Ел директоры» һәм «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурслары лауреатларын игълан иттеләр. Казанның Яңа Савин районы 179 нчы гимназиясеннән Эльвира Наумова һәм Мамадыш районының академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицееннан Салават Гыймранов Россиянең иң яхшы мәгариф учреждениеләренең топ-30 ына керделәр.

Казанның Совет районы 108 нче мәктәбеннән Радик Хәбиров «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының махсус призына ия булды һәм Россиядә иң зур гуманитар кластер булган Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында стажировка үтү мөмкинлеге алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International