Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне белән рәсми котлавы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Кадерле педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне һәм

якынлашып килүче бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!

Фидакарь хезмәтегез, бай тәҗрибәгез, һөнәргә тугрылыгыгыз, акыллы киңәшләрегез һәм сабырлыгыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәм.

Сез республикабызның мәгариф системасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Без сезнең белән горурланабыз. Сез үсеп килүче яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып торасыз.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм мәхәббәт телим!

Якыннарыгызның игътибары,  җан җылысы сезгә яшәү көче бирсен, һәр яңа таң бәхет-шатлык китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International