Көзге каникулларда Түбән Кама лагерьларында МХОда катнашучы гаиләләрдән 69 бала ял итәчәк

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Җәйге чорда Түбән Кама районының балалар сәламәтләндерү лагерьларында махсус операциядә катнашучылар гаиләләреннән 300гә якын бала ял иткән. Шулай ук көзге каникул вакытында да 69 бала ял итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Рамил Муллин хәбәр итте.

Муллин әйтүенчә, мәшгульлек хезмәте аша МХОда катнашучы 4 кеше, тормыш иптәләре һәм балигъ булмаганнар җәйге чорга эшкә кабул ителгән. Тулаем алганда, Түбән Камада 112 сугышчыга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, ел башыннан Түбән Кама аларга 90 млн сумлык ярдәм күрсәткән. 2 сентябрьдән РФ Оборона министрлыгы белән Татарстанда килешү төзегән кешеләр 2 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International