30 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Россиядә Зур укытучылар атналыгы чаралары узачак. Алар гадәттәгечә Россиянең барлык төбәкләреннән педагогик хезмәткәрләрне берләштерә.
2024 елда барлык чараларның гомуми темасы - "Укытучылар - геройлар". Концепция нигезенә педагоглар хезмәтен геройлаштыру ята, алар балалар өчен остазларга әверелә һәм көн саен үз һөнәрләрендә батырлыклар кыла, киләчәк буыннарны тәрбияли.
Катнашучыларны Урта һөнәри белем көненә багышланган тантаналы чаралары - Дәүләт Кремль сараенда Укытучы көненә багышланган бәйрәм концерты, “Россиянең ел укытучысы”, “Россиянең ел директоры”, “Россиянең ел тәрбиячесе”, “Россиянең педагог-психологы”, “Беренче укытучы”, “Россиянең педагог-дефектологы”, “Мастер года”, “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Кеше тәрбиялим” бәйгеләренә нәтиҗәләр ясау көтә.
Зур укытучылар атналыгының әһәмиятле вакыйгаларының берсе - сыйныф җитәкчеләренең IV Форумы, ул 3 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Педагоглар өчен панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар оештырылачак.