Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында шикәр чире һәм целиакия авыруы булган балалар өчен туклануны ничек оештырулары турында сөйләделәр

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда махсус туклану таләп ителгән мәктәп укучылары өчен меню эшләнде. Моны ничек эшләүләре турында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.

Укучылар өчен менюны Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында килештереп 2021 елда ук эшли башладылар. Бүген Татарстанда шикәр чире белән 785 укучы интегә. Тагын 27 кеше целиакия , 21бала - фенилкетонурия һәм 15 бала - муковисцидоз белән авырый.

Тагын 341 баланың ризыкка аллергиясе бар, әмма алар өчен меню эшләп булмый диярлек, шуңа күрә алар менюдан ризыкны класс җитәкчесе контролендә сайлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International