2024 елда Түбән Камада 19 уку учреждениесенә 2,3 млрд сумлык капиталь ремонт ясалган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, 11,5 мең кв. метр мәйданлы НХТИ баш корпусына капиталь ремонт тәмамланган, аңа 960 млн сум бүлеп бирелгән. Сибур ИНТЕХ компетенцияләр үзәге биналарында инженерлык әзерләү һәм җиһазлау эшләре дәвам итә.
Моннан тыш, СИБУР компаниясе ярдәме белән 35нче Химлицейда 248 млн сумлык гомумтөзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнгән. Ремонтның мәйданы 7 мең кв. метрдан артык. 6 нчы мәктәптә дә капиталь ремонт ясаганнар (ремонт бәясе - 49,6 млн сум). Белгечләр фасадны җылыту һәм объектның түбәсен капиталь ремонтлау эшләрен башкарган. 2025 елда ремонтның 2 этабын (эчке эшләрен) тәмамлау планлаштырыла.
Шулай ук, 11 нче мәктәптә дә капиталь ремонтның беренче этабы башкарылган , аның өчен 114 млн сум акча тотылган (фасадны җылыту һәм ремонтлау, бизәкләү эшләре һәм 2 катлы блокны җиһазлау).
Капиталь ремонт 43 нче балалар бакчасы бинасына да кагылды, аның бәясе 84,5 млн сум, Түбән Кама медицина көллияте тулай торагын 6,7 млн сумлык ремонт ясаганнар.
«Балалар эколого-биология үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт тәмамлану алдында, ремонт бәясе 134 млн. сум.