Татарстанда 1 411 мәктәп эшли, аларда 500 мең укучы белем ала, мәктәптә аларны ашатырга кирәк. «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә экспертлар республикада балаларның туклану сыйфатын ничек контрольдә тотуларын сөйләделәр.
"490 меңнән артык бала кайнар ризык белән тәэмин ителә- бу гомуми санның 97% ы. 2020 елдан башлап бездә башлангыч сыйныфлар кайнар аш белән тәэмин ителә. Владимир Путин йөкләмәсе буенча 1-4 нче сыйныф туклануына чыгымнар 2023 елда 4,4 млрд сум тәшкил итте», - дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Республикада туклануны 14 тышкы оештыручы бар, әмма ашханәләр балалар өчен ризыкны күбрәк үзләре әзерли. Туклану сыйфатын тикшереп тору Роспотребнадзорга йөкләнгән. Санитар табиблар мәктәпләрне, тәэмин итүчеләрне, туклану операторларын контрольдә тота.