1 октябрь - Өлкәннәр көнендә һәм якынлашып килүче Укытучылар бәйрәме уңаеннан ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хезмәт ветераны Һаҗәр Гали кызы Әминева янына барды. Һаҗәр Гали кызы Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында 45 елдан артык эшләгән, 31 елны кадрлар бүлеген җитәкләгән.
Ул кадрлар сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнде, мәгариф оешмаларына югары педагогик белемле укытучыларны җәлеп итүгә зур игътибар бирде. Укытучыларга белем бирүнең читтән торып уку формасына җәлеп итү буенча аерым эш алып барды: 1997 елда 4 меңнән артык кеше читтән торып белем ала. Аның эше чорында бүләкләү сәясәте мәсьәләләренә шактый үзгәрешләр кертелде; мәгариф системасы хезмәткәрләренең педагогик аттестациясе камилләштерелде.
Ул ТАССР һәм РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары, "Мактау билгесе" ордены һәм башкалар белән бүләкләнде. Халык мәгарифе отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Һаҗәр Галиевнаны һәм барлык педагогик хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлыйбыз!