Остазларны «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» программасына теркәү дәвам итә. Программада студентлар үзләрен чын остазлар ролендә сынап караячак һәм мәктәп командаларына фән, технологияләр, вузлар һәм компанияләр өчен бизнес өлкәсендәге проектларны эшләргә ярдәм итәчәк. Остазлар педагогик практика тәҗрибәсен алачак, проект белән идарә итү күнекмәсен үзләштерәчәкләр, потенциаль эш бирүче алдында үзләрен таныта һәм эшкә урнаша алачаклар. Теркәлү - сылтама буенча. Узган сезонның остазы Камилла Гайнетдинова "Сириус.Лето" да ни өчен катнашырга карар кылуы, команда белән нинди проект эшләвен һәм үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
Талантлар Университеты лаборатория корпусында «Сириус» белем бирү үзәгенең "Мәгълүмат. Төбәкләр” программасы буенча йомгаклау сайлау туры үтте. Анда Татарстаннан 8-10 нчы сыйныф укучылары катнашты. "Мәгълүмат. Төбәкләр” программасы 1-24 ноябрьдә узачак, анда катнашучылар программалаштыру, алгоритмнар һәм мәгълүматлар структурасын өйрәнәчәк.
7-24 октябрьдә Талантлар Университетында «Проектная экология» белем бирү интенсивы узачак. Регина Исхакова - программаны эшләүче, «Елның иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсы финалисты һәм КДЭУның «Инженер экология һәм хезмәт куркынычсызлыгы» кафедрасы доценты.