Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасының пленар утырышы кысаларында “хөкүмәт сәгате”ндә чыгыш ясадылар. Анда шулай ук сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, Россия яшьләре җитәкчесе Григорий Гуров, Энергетика министрлыгы, Финанслар министрлыгы, Россия Транспорт министрлыгы, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Роспотребнадзор вәкилләре катнашты. Яңа форматтагы беренче "хөкүмәт сәгате" җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләренә, балалар лагерьлары инфраструктурасын модернизацияләү һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм бөтен депутатлар корпусына сорауларны уртак хәл иткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук балалар ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.
«Хөкүмәт сәгате» барышында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы киләсе елны мәгариф системасында Балалар ялы елы дип игълан ителүен искәртте. Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, җәй көне барлык типтагы 39 меңнән артык балалар лагеренда 5,7 млн нан артык укучы ял иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 465 мең балага күбрәк.