Казанда «Фән йөзләрдә» (“ Наука в лицах”) күргәзмәсе узачак

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) «Наука в лицах» күргәзмәсе узачак. Анда медицина һәм биотехнологияләр, IT-технологияләр, транспорт, металлургия, космос тармагы, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендәге инновацион эшләнмәләр һәм фәнни казанышлар авторларының портретлары тәкъдим ителгән.

Проект кысаларында КНИТУ студентлары алдында "СИБУР" компаниясенең гетероген катализы буенча директоры Анастасия Бабина чыгыш ясаячак. Ул корпорациянең өр-яңа эшләнмәләре, шулай ук яшь галимнәр өчен перспективалар турында сөйләячәк.

Көз көне күргәзмәне Россиянең иң эре югары уку йортлары мәйданчыкларында күрсәтәчәкләр. Россия фәне һәм технологик сектор вәкилләре портретларын Новосибирск, Казан, Санкт-Петербург, Архангельск, Владивосток, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдәге университетлар мәйданчыкларында күрергә мөмкин булачак. Ноябрьдә күргәзмә «Сириус» федераль территориясендә яшь галимнәрнең IV конгрессы мәйданчыгында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International