Казанлылар «Укытучыга открытка» акциясендә катнашачак

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда 4 октябрьдә, һөнәри бәйрәм алдыннан, “Укытучыга открытка” акциясе узачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар яраткан укытучыларына котлауларын бөтен Россия буенча җибәрә алачак. Чара 14:00 сәгатьтә Бауман урамы, 62/9 адресы буенча мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында башлана. Укытучыларга открыткаларны «Почта России» һәм район мәгариф бүлекләре аша җиткерәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, акция беренче тапкыр узган ел узды. Казанлылар укытучыларга 500 открытка җибәргән. Бу юлы да Казанда бәйрәмгә шәһәрнең иң яхшы педагоглары портретлары белән билбордлар барлыкка киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International