Укытучылар көне алдыннан Әлмәтнең 133 укытучысы Әлмәт районы башлыгы грантларын алды.
Моннан тыш, социаль ярдәм сыйфатында 2024 елның 1 сентябрендә үз һөнәри эшчәнлеген башлаган 40 яшь белгечнең һәрберсенә 100 мең слык ум сертификатлар тапшырылган. «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүләкләү драматеатрында узган. Педагогик хезмәткәрләренә тапшырылган ярдәмнең гомуми суммасы 10 млн сум тәшкил иткән.
Яшь педагогларга ярдәм беренче тапкыр күрсәтелә, ул җирле бюджеттан финанслана.