Бөгелмәнең 2 нче лицеенда мәктәп Кванториумда ачык ишекләр көне узды. Башлангыч мәктәп укучылары өчен - мәктәп кванториумында булу - ул балаларны фән һәм технологияләр дөньясы белән таныштыруны максат итеп куйган уникаль вакыйга.
Чарада балалар иҗат һәм инновацияләр атмосферасына чумдылар, заманча белем бирә торган мөмкинлекләрне күрделәр, шулай ук үзләрен пилот ролендә сынап карадылар. Укучылар Кванториум юнәлешләре: робототехника, программалаштыру һәм 3D-модельләштерү, пилотсыз очу аппаратлары белән таныштылар. Өлкән сыйныф укучылары үзләренең фәнни проектларын күрсәттеләр, түбән сыйныф укучыларының сорауларына җавап бирделәр.
Чара шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры китереп үткәрелде.