Владимир Путин мәгариф өлкәсендә Бөтенроссия конкурслары лауреатлары белән очрашу үткәрде

2024 елның 4 октябре, җомга

Укытучылар көне алдыннан Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча мәгариф өлкәсендә Бөтенроссия һөнәри конкурслары финалистлары белән очрашты. Чарада 2024 елгы «Ел укытучысы», «Россия ел тәрбиячесе», «Россия ел укытучысы», «Россия ел директоры», «Беренче укытучы» һәм «Классная тема» телетамашасы конкурслары финалистлары катнашты. Очрашуда шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.

Укытучылар дәүләт башлыгына җәмгыятьнең сөйләм культурасын күтәрү чаралары, мәктәп китапханәләрен яңарту, гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге турында сораулар бирделәр. Вологда шәһәренең 84 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Воронцова 5 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә «Мөһим әңгәмә» проектын тарату тәкъдиме белән чыкты.

Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, киләсе елга мәктәп директорларының зур форумын уздыру планлаштырыла, анда квалификация күтәрү, тәрбия эше, бердәм белем бирү киңлеген оештыру турында фикер алышу булачак. Әстерхан шәһәренең 3 нче гимназия укытучысы Кристина Манукова директорлар киңәшчеләре өчен һөнәри конкурс оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International