Казанда укытучыларга һәм уку йортлары җитәкчеләренә инклюзив белем бирүне үстерү өчен тантаналы рәвештә 200 - 600 мең сумга кадәр грантлар тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы «Московский» мәдәни үзәгендә узды. 78 нче "Фарватер" лицее һәм 101 нче балалар бакчасы нәтиҗәләр буенча бу өлкәдә иң яхшылары булды. 50 яшь белгечкә укыту өчен 30 меңлек грантлар тапшырылды. Бәйрәмдә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.