Төбәкара хәрби-патриотик семинар

2024 елның 4 октябре, җомга

3 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә төбәкара хәрби-патриотик семинар уза.

Татарстаннан семинарда “ТУЛПАР” мәктәптән тыш эш үзәге директоры, Биектау муниципаль районының “ЮНАРМИИ” йорты җитәкчесе Наталья Кутенина һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге методисты Диана Солтанбаева катнаша.

Семинар «ЮНАРМИИ» йортлары базасында бердәм махсуслаштырылган укыту-тәрбия комплексы төзү, патриотик тәрбия өлкәсе белгечләре компетенцияләрен киңәйтү һәм тәҗрибә алмашуны оештыру максатларында уздырыла.

Семинарда катнашучылар Хәрби тарих музеена барачак, “Җиңү варислары” хәрби-патриотик уен ачылышында булачак, “ЮНАРМИИ” йортларында системалы эш оештыру методикалары буенча теоретик белемнәр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International