Кадерле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Һәр кеше өчен мәктәп – онытылмас еллар. Син дөньяны танып беләсең, яңа дуслар табасың. Һәр кеше тормышында укытучы зур роль уйный - белем дөньясын ача, һөнәри юлны сайларга ярдәм итә.
Бүген Россиядә 1 миллионнан артык укытучы исәпләнә. Аларның эше - ул көндәлек батырлык. Һәм без укытучыларның хезмәт шартларын планлы рәвештә яхшыртабыз, һөнәрнең абруен күтәрәбез. Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз. Ел саен укытучылар бергәлегенә менә дигән яшь кадрлар килә. Педагогик юнәлеш абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр арасында. Яшьләр өчен остаз булганнарның барысына да рәхмәт белдерәсем килә.
Хөрмәтле укытучылар! Сез - безнең горурлыгыбыз, илебезнең киләчәгенә керткән өлешегез, чыннан да, бәяләп бетергесез. Сезгә чын күңелемнән фидакарьлегегез, түземлегегез, укучыларыгызга игътибарыгыз, һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезне бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов