Татарстаннан Евгений һәм Ирина Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнделәр. Указ Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды.
Документта ир белән хатынның "гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур казанышлары өчен"дип язылган. ТР Хезмәт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Абрамовлар Ютазы районында яши, икесе дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернатта укытучы булып эшлиләр. Евгений Абрамов малайларны столяр эшенә, ә Ирина Абрамова тегәргә өйрәтә. Гаилә биш бала тәрбияли.
Алар иреклеләр белән бергә «Доброшвеи» волонтерлык отряды эшчәнлеген булдырганнар . Маскировка челтәрләрен үрәлиләр, сугышчылар өчен җылы әйберләрне бәйлиләр, аларга продуктлар җыялар, ә балалар – открыткалар җибәрәләр.