Татарстанда укытучыларының уртача хезмәт хакы 51 мең сумнан артып китте

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстанда балалар бакчалары педагогларының уртача хезмәт хакы, стимуллаштыручы түләүләрне һәм компенсацияләрне исәпкә алып, 46,6 мең сумга, мәктәп укытучылары - 51,2 мең сумга җиткән.

Быел Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 30 иң яхшы педагогка бер тапкыр 100 мең сум акча түләде. Ә бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне әзерләгән 149 укытучы 86 мең сум күләмендә бер тапкыр түлү алды. Моннан тыш, 13 укытучы республика олимпиадалары һәм татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән өчен 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча алды.

“Земский учитель” федераль программасы буенча авыл мәктәпләренә дүрт ел эчендә 53 педагог, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән, эшкә килгән. Алар барысы да 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алды. Республикада барлыгы 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 36 меңе - мәктәпләрдә, 20,6 меңе - балалар бакчаларында, 7 меңнән артыгы - өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм 11,5 меңе - югары уку йортларында, көллиятләрдә һәм техникумнарда.

Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре, 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган укытучылар көне белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International