Татарстанның патриотик тәрбия өлкәсендә көчле яклары - әзерлекле белгечләр һәм алга киткән инфраструктура. Әмма әти-әниләрне хокукый яктан тәрбияләү таләп ителә. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында белдерде. Татарстанда 200 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри, 500 мең бала мәктәптә белем ала, 78 мең - көллиятләрдә һәм техникумнарда, 148 мең тирәсе - югары уку йортларында укый.
“ Нәкъ менә алар белән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының патриотик тәрбия буенча төп эше төзелә . Барлыгы Татарстанда 14-35 яшьлек 1 млн 19 мең кеше яши», - дип билгеләп үтте Фазлыева. Аның сүзләренә караганда, студентлар арасында патриотик тәрбия буенча эшне киңәйтергә кирәк. Хәзер ул күбрәк активистларга кагыла. “Активист булмаганнар республика чараларыннан читтә кала”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары. Шул ук вакытта ул , әгәр 2023 елда патриотик чараларда 241 мең укучы катнашса, быелның тугыз аенда - инде 486 мең кеше катнашкан , дип бидгеләп үтте.