Быел 800 укытучы Казан халкыннан котлау открыткалары алачак. Татарстан, Чувашия һәм Якутия педагогларына җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре язылган открыткалар киләчәк. Күпчелек открыткаларны Казан белгечләре алачак.
Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, “Укытучыга открытка ” акциясе 4 октябрьдә Бауман урамында үткәрелде. Аңа җитәкчеләр, студентлар, депутатлар, мәктәп укучылары һәм журналистлар кушылды. Алар арасында Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов, “Беренчеләр хәрәкәте” Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов, “Бердәм Россия” партиясенең республика иҗтимагый ярдәме штабы вәкилләре һәм башкалар бар иде.
Беренче тапкыр инициативаны узган елда гамәлгә ашырдылар. Ул вакытта казанлылар укытучыларга 500 открытка җибәргән.