Татарстан укучылары һәм студентлары социаль проектны гамәлгә ашыруга грант ала алалар

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа "Хыяллар индексы" конкурсына старт бирде.

Проект 15 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләрнең шәхси һәм һөнәри потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Конкурс «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. «Хыяллар индексы» конкурсы ярдәмендә балаларга үз идеяләре белән эшләү өчен күнегүләр җыелмасы биреләчәк. Конкурсантлар онлайн-форматта биремнәр үтәчәк. Алар үз максатларына ирешү мөмкинлекләрен өйрәнәчәк һәм белемнәрне тестлар белән раслаячак. Шуннан соң үз хыялларын формалаштыралар, аны башкару өчен ресурслар билгелиләр һәм үз идеясен проект рәвешендә тасвирлаячаклар.

Конкурска теркәлү 2024 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүмат https://mechta.rsv.ru/ сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International