Менделеевскийда капиталь ремонттан соң 7 нче «Алтын балык» балалар бакчасы ачылды. Бина 1987 елгы, моңа кадәр беркайчан да ремонт ясалмаган.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән реконструкциягә 117 млн сум бүлеп бирелгән. Тагын 1,9 млн сум акча территорияне төзекләндерүгә шәһәр төзүче "Аммоний" предприятиесе бүлеп биргән, чөнки балалар бакчасы - Менделеевскида завод белән берлектә булдырылган белем бирү кластерының бер өлеше.
Бинада су белән тәэмин итү, канализация, җылылык, электр белән тәэмин итү системалары тулысынча алыштырылган. Бинаның фасадын төзекләндерелгән, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. Кабинетларга һәм төркемнәргә яңа җиһазлар һәм техника сатып алынган.
Иртәгә яңартылган химия-биология һәм инженер-техник юнәлешле бакчага 282 бала киләчәк. Учреждениедә 25 тәрбияче эшли, шул исәптән 150 мең сумлык грант ярдәме алган өч яшь белгеч.
Бакчаны тантаналы ачуда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, район башлыгы Радмир Беляевка һәм балалар бакчасы мөдире Елена Грицук катнаштылар.