Казан укытучысы Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Казанның 52 нче гимназиясенең география, биология һәм химия укытучысы, Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумы илчесе Эльнара Гусейнова Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта форумны оештыручылар хәбәр итә.

Укытучыга бүләк Мәскәүдә узган форум мәйданчыгында тапшырылды. Эльнара Гусейнова илче сыйфатында ФКР төбәк бергәлеге үсешендә катнаша, шулай ук очрашулар, конкурслар һәм башка чаралар үткәрә.

Конкурс 2025 елда ачык форматта узачак. Ул октябрьдә булыр дип планлаштырыла. Быел бу чарада 89 төбәктән 1 мең сыйныф җитәкчесе һәм СПО төркеме кураторлары катнашты. Алар арасында Казан, Яр Чаллы, Тәтеш, Кукмара, Түбән Кама, Алабуга һәм Саба районнарыннан 15 педагог бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International