Кадерле дуслар!
Бүген без өстәмә белем бирү хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм түгәрәкләр һәм секцияләр җитәкчеләрен, иҗади студия педагогларын һәм спорт клублары тренерларын, педагог-оештыручыларны һәм методистларны берләштерә.
Илебезнең өстәмә белем бирү системасы уникаль, ул үзендә иң яхшы педагогик традицияләрне, заманча идеяләрне һәм яңа методикаларны берләштерә. Россиянең төрле почмакларыннан 5-18 яшьлек 19 миллионнан артык бала секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөри. Алар белән искиткеч педагоглар эшли, аларга талантларын ачарга, яңа белем һәм осталык алырга, иҗади потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Кадерле педагоглар! Нәкъ менә сезнең эшчәнлегегез балаларыбызның гармонияле үсешенә ярдәм итә. Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, яңа казанышлар һәм зур уңышлар, илһам һәм иминлек телим.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов