«Остазлык» Бөтенроссия конкурсы гаризалар кабул итә

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Конкурста 18 яшь тулган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурс җитештерүдә , мәгариф, социаль өлкәдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә, дәүләт һәм муниципаль хезмәттә илдәге иң яхшы остазларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук остазлыкның иң яхшы тәҗрибәләрен тарату өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Ярышлар ике юнәлештә - «Ел остазы» һәм «Остазлыкның иң яхшы практикалары» буенча уздырыла. Аларның һәрберсендә дүрт номинация каралган.

«Остазлар фестивале» финал чарасы 17-19 декабрьдә «Сенеж» идарә остаханәсе базасында узачак.

Теркәлү 25 октябрьгә кадәр сайтта .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International