Казанның ике мәктәбендә яңа спорт мәйданчыклары ачылды

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан ике мәктәбендә яңа спорт мәйданчыклары җиһазландырылган. Бу хакта район хакимиятендә әйтелә.

34 нче мәктәпнең футбол кырында, берьюлы якынча 30 укучы шөгыльләнә алачак. Элегрәк мәгариф учреждениесе укучылары физкультура дәресләрендә бары тик спорт залы, урамда турниклар һәм хоккей тартмасы гына куллана алган.

Икенче объект Юдино бистәсенең 153 нче мәктәбендә ачылган. Биредә җиде тренажер, баскетбол боҗралары, волейбол челтәре һәм ял итү өчен утыргычлар урнаштырылган. Спорт мәйданчыкларында эшләр республика программасы буенча үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International